Яшел Үзәндә Яңа ел төнендә полицейскийга үтерү белән янаган ир-атны гаеплиләр
54 яшьлек казанлыга карата "Хакимият вәкиленә карата көч куллану куркынычы" һәм "Хакимият вәкилен ачыктан-ачык хурлау" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2019 елның 31 декабрендә җинаятьче исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган. ЮХИДИ экипажы аны Васильево бистәсендәге Мәктәп урамында туктата. Машина йөртүченең исерек халәте медицина тикшерүен уздырганда раслана. Хастаханәгә барганда ир-ат полиция хезмәткәрләренең берсенә физик җәзалау белән яный башлаган, шулай ук халык алдында аны мәсхәрәләгән.
"Ир үз гаебен танымады. Җинаять эше Яшел Үзән шәһәр судына асылы буенча карау өчен җибәрелгән, - дип сөйләделәр ТР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Фото: zen.yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев