Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә шәхси йортта яшәүче биш кеше янгын хәбәрчесе сигналы ярдәмендә коткарылды

Янгын башланганда кешеләр йоклаган була.

31 августта 5:40 сәгатьтә Яшел Үзәндә Зеленая урамы, 38а адресы буенча шәхси торак йорт януын хәбәр итәләр. Кирпеч бинада ут 6:17 сәгатьтә сүндерелә. 40 кв. м мәйданда зал бүлмәсендә һәм коридорда әйберләр. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Янгын башланганда кешеләр йоклаган була. Йортта Татарстан Президентының социаль программасы буенча урнаштырылган автоном төтен хәбәрчесе эшли башлады. Биш кеше, шул исәптән 12 яшьлек кызны да кертеп, мөстәкыйль эвакуацияләнә. Янгынның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев