Ярамаса да эчеп юлга чыгалар
Кыш үзенең сюрпризларын күрсәтеп кенә тора. Әле буран чыга, әле кар ява. Юлларны каплый, шуның белән күз күреме дә начараерга мөмкин. Автомобильчеләргә икеләтә сак булырга кирәк.
Кызганычка, кышкы юлларга чыгасыларын онытып, градуслы эчемлеккә үрелүчеләр дә бар машина йөртүчеләр арасында. Ә инде андыйлар руль артында лихачлык кылырга да сорап тормый. Шундый очракларны булдырмау максаты белән планлы тикшерүгә чыккан Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильче З.Х.Рузимовны шикләнеп туктата. Автоинспекторларның кайчан ялгышканы бар? Аларның шиге, бу кешегә тикшерү уздырганнан соң, раслана гына. Беркетмә төзелә һәм эше җәмәгать судына җибәрелә.
Судья тоткарланучының элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алып, аны 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм штраф сала. Аның күләме барыбызга да яхшы билгеле – 30 мең сум.
Җәзасы әлегә административ булса да, сабак алырлык. Артык акчабыз да юк, ел ярым буе машинасыз гына тәпи-тәпи йөрисе дә килеп тормый.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте
иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев