Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Үзләренә җәза эзләүчеләр

Сак бул, руль артында исерек

Юлларда хәзер машиналар бихисап. Кагыйдәләр булмаса һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре даими тикшереп тормаса, тәртип бозучылар да күп булыр иде. Әле шундый кысалар булып та, гадәттән тыш хәлләр чыгып тора.


Руль артына салмыш килеш утырып чыгу гадәттән тыш хәл инде ул. Кызганыч, кайберәүләр генә моңа җиңел карый. Спиртлы эчемлекне аз гына куллану, хәтта сыра кабул итү дә автомобильченең йөрү реакциясен нык үзгәртергә мөмкин. Кеше кайбер ситуацияләрдә үзен контрольдә тоту сәләтен югалта.


Кызганыч, машина йөртүчеләрнең кайберләре әле һаман сабак алмый. Автомобильчеләр С.В.Хәсәнҗановны һәм Р.Р.Сәетовны Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре планлы тикшерү барышында туктата. Чынлап та кулланганнармы-юкмы икәнлеген мах­сус тикшереп тә карыйлар. Икесенә дә РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча беркетмә төзелә.


Җәмәгать судьялары бу гаепләнүчеләрнең эшен караганда аларның элек җәлеп ителү-ителмәвен дә игътибарга ала. Бәхетләренә, беренче тапкыр гына эләгүләре ачык­лана. Нәтиҗәдә, суд карары белән бу кешеләр 1 ел 6 ай машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителә. 30 мең сум штраф та түлиячәкләр.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X