Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Үрнәк түгел, сабак алыйк

Руль артында исерек, сак бул

 Транспорт чарасы белән исерек идарә итүчеләргә каршы көрәш ачу һәм шундый очракларны булдырмау максатыннан чыгып, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә рейдлар уздыра.

 
Кызганычка, планлы тикшерүләр барышында салмышлар гел очрап тора.

Профилактика алып бару өчен без дә газета битләрендә суд карары чыгарылган автомобильчеләр турында язып торабыз. Менә шулай, соңгы тикшерүләрдә автоинспекторлар шикләнеп В.И.Халтурин йөртүендәге машинаны туктата. Йөртүченең спиртлы эчемлек кулланганлыгы тикшерелә һәм беркетмә төзелеп, эше җәмәгать судына юнәлтелә. Икенче бер автомобильче А.С.Вагинның да руль артында салмыш хәлдә булуы ачыклана.

 
Гаепләнүчеләргә карата җәмәгать судьялары хөкем карарын чыгарган инде. В.И.Халтурин йөртү хокукыннан – 1 ел 7 айга, ә А.С.Вагин 1 ел 6 айга мәхрүм ителгән. Икесе дә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак. Мондыйлардан үрнәк түгел, ә сабак алыйк.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев