Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмышлар хокукларыннан мәхрүм ителә

Сак бул, руль артында исерек

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре спиртлы эчемлек кулланып, машиналары руле артына утырып чыгучыларны ачыклау һәм мондый очракларны кисәтү максатыннан планлы тикшерүләрне даими уздыра.
Кызганычка, рейд­лар барышында салмыш автомобильчеләр еш тотыла. Һәр машинаны туктатып торып булмаса да, сайлап тикшерүләр дә закон бозучылар булуын күрсәтә. 

 

Шундый тикшерүләрнең берсендә Д.А.Момошкин һәм шулай ук А.М.Гайсин йөртүендәге автомобильләр туктатыла. Бу йөртүчеләрнең исерек булуы ачыклана һәм аларга автоинс­пекторлар беркетмә төзи һәм эшләрен җәмәгать судьяларына юллый.

 

Җәмәгать судында бу кешеләрнең элек РФ КОАП­ның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителмәвен исәпкә алып карар чыгарыла. Хәзер аларга 1 ел 6 ай дәвамында автомобиль йөртергә ярамый, хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр. Ә 30 мең сум штраф бу маддә буенча җәлеп ителүчеләрнең һәммәсенә дә билгеләнә.
Бу җәзадан соң төзәлмәсәләр, аларга карата җинаять җаваплылыгы кулланылырга мөмкин.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев