Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмыш автомобильчеләр тотылып тора

Салмыш хәлдәге автомобильчеләр чыгарган фаҗигаләр турында һәрдаим ишетеп торабыз.

Күптән түгел генә, мәсәлән, Казан урамында зебра янында юлдан чыгарга басып торган ирле-хатынлы парны, шулай берәү исерек хәлдә булып, машинасы белән бәрдергән дә киткән. Кибеткә генә дип чыгып киткән ир белән хатын фаҗига урынында һәлак булып, ике балалары ятим калган. Аллаһ сакласын, шундый хәлләр генә кабатланмасын!
Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырып юлга батыраеп чыккан машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан планлы тикшерүләрне даими уздырып тора. Чираттагы рейдларның берсендә 32 яшьлек Дмитрий Ильясов йөртүендәге автомобильне шикләнеп туктаталар. Тикшерү нәтиҗәсендә бу иргә беркетмә төзелеп, эше судка җибәрелә.
Җәмәгать судьясы гаепләнүченең элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителмәвен исәпкә алып, аңа карата машина йөртү хокукыннан
1 ел 6 айга мәхрүм итү җәзасын билгели һәм 30 мең сум күләмендә штраф сала.
Зеленодольск муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев