Ремплерда юл-транспорт һәлакәтендә ике җәяүле зыян күргән
Яшел Үзән районында бер хисап чорында 132 юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылу очрагы теркәлгән. Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән бер юл-транспорт һәлакәте булган. Шулай ук 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Ремплер авылының Пионерская урамында «Фольксваген Тигуан» автомобилен йөртүче 47 яшьлек ир юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, юл читеннән барган 37 һәм 38 яшьлек ике ир-атны бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүлеләрнең берсен каршы якка килүче, 43 яшьлек ир идарә иткән «Тойота Королла» автомобиле дә бәрдергән.
Зыян күрүчеләрнең берсенә медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Баш мие җәрәхәте алган икенче ир-атны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев