Протопоповка авылында янгында ир-ат һәлак булды
Хәбәр 8.30 сәгатьтә килә. ПСЧ-154 бүлекчәсе янгын сүндерүчеләре килеп җиткәндә, ут тулысынча агач янкорманы биләп алган була, ялкын торак йортның чормасына күчә.
Янган корылмадан бер ир-ат йөгереп чыгарга өлгерә, аны пешү яралары белән Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә озатканнар. Шаһитлар сүзләренә караганда, эчендә тагын бер кеше калганлыгы билгеле була. Аның мәетен янгын сүндерүчеләр янган янкормада тапканнар. Һәлак булган ир-атка 50 яшь була. Күршеләре сүзләренә караганда, ул бу йортта ялгызы яшәгән, еш кына спиртлы эчемлекләр кулланган. ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең башлангыч мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе - һәлак булган ир-атның ут белән саксыз эш итүе.
Ел башыннан бирле безнең районда янгыннарда 9 кеше үлгән. Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны шәһәр һәм район халкына куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, электр үткәргечләрнең, җылылык мичләренең һәм көнкүреш электр приборларының торышын күзәтеп торырга кирәклеге турында искә төшерә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев