Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кагыйдәсе гади: айнык булу

Сак бул, юлда исерек!

Автоинспекторлар юллардагы иминлекне күзәтеп тора. Алар бигрәк тә автомобиль йөртүчеләрнең юлларга айнык хәлдә чыгуларына нык игътибар итә. Шул уңайдан планлы тикшерүләр уздырыла.

Соңгы рейд барышында Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре берничә автомобильчене шикләнеп туктата һәм аларга карата беркетмә төзергә мәҗбүр була. Машина йөртүче В.В.Сорокинның исерек булуы күренеп тора. Тикшерү нәтиҗәсендә аның эше җәмәгать судына җибәрелә.
Ә менә В.С.Матяшин автомобилен алкогольле эчемлек кулланучыга ышанып тапшыра. Нәтиҗәдә, беркетмә аның үзенә төзелә.
Бу кешеләрнең эшен караганнан соң, җәмәгать судьясы аларның икесен дә 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Икесе дә 30 мең сум штраф та түләргә тиеш.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X