Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ЮХИДИ 183 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

Шуларның 31ендә матди зыян китерелгән, 3есендә имгәнү очраклары булган.

7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Столичная урамында «Чери-А13» автомобилен йөртүче 36 яшьлек ир юлдан чыгып барган 7 яшьлек баланы бәрдергән. Имгәнгән баланы Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Тойота Марк 2» автомобилен йөртүче 23 яшьлек ир Васильевога таба юлда тиешле тизлек сайламаган һәм каршы юнәлештән килгән «Шевроле-Нива» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Тойота»ның пассажиры – 6 яшьлек кыз, махсус җайланмада булмаган һәм имгәнүләр алуы сәбәпле, дәваханәгә озатылган. 24 яшьлек пассажирга бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелеп, өенә чыгарылган.
 

Мәскәү – Уфа юлында Осиново янында «Хендай» автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир дистанция сайлый алмавыннан, алдыннан барган ярымприцеплы «Мерседес» автомобиленә барып бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Хендай» йөртүче үзе фаҗига чыккан урында ук, медиклар килеп җиткәнче, алган җәрәхәтләреннән җан тәслим кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев