Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Исерек хәлдә машина йөртү фаҗигале нәтиҗәләргә китерә

ЮХИДИ кисәтә!

Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә агымдагы елның 5 аенда исерек автомобильчеләр гаебе белән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 1 кеше һәлак булган һәм 4 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Исерек хәлдә 143 машина йөртүче ачыкланган (2002 елда – 125).

22 майда Әйшә авылының Мәктәп урамында «ЛАДА-212140» маркалы автомобиль белән идарә итүче 41 яшьлек ир, борылыш вакытында каршы якка хәрәкәт иткән «Газель Некст» маркалы транспорт чарасына (ашыгыч ярдәм автомобиле) юл бирми. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «ЛАДА» белән «Газель» йөртүчеләр һәм ике фельдшер тән җәрәхәтләре алып, район үзәк хас­таханәсенә китерелә.

9 апрельдә Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 121нче чакрымында «ВАЗ-21102» автомашинасын йөртүче 20 яшьлек ир исерек хәлдә идарә итеп, транспорт чарасын йөртүгә хокукы булмаган килеш кагыйдә бозып, машинасын юл кырыена төшереп аудара. Әлеге фаҗига нәтиҗәсендә шофер тән җәрәхәтләре ала һәм аңсыз хәлдә район үзәк хастаханәсенә китерелә.


20 мартта Зур Завод урамының 20нче йорты янында «Киа Рио» автомобилен йөртүче 20 яшьлек ир, кагыйдә бозып, юл кырыена төшеп китеп, машинасы белән баганага бәрелә. Бу юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобильче егет салоннан зур тизлек белән чыгып төшә, төрле җәрәхәтләр белән аны хастаханәгә салалар, әмма гомерен саклап кала алмыйлар, икенче тәүлеккә ул вафат була.

 

Административ законнар нигезендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, шулай ук тикшерүдән баш тарткан өчен машина йөртүчегә 30 мең сум күләмендә штраф һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ике елга кадәр мәхрүм итү яный. Әгәр андый автомобильчене исерек хәлдә икенче тапкыр тоткарлаганнар яисә ул кабат медицина тикшерүеннән баш тарткан икән, андый гражданинга административ җәза түгел, ә җинаять җәзасы билгеләнергә мөмкин. Бу очракта штраф суммасы 200-300 мең сум тәшкил итә, шулай ук җәза буларак 480 сәгатькә яки 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр кулланыла. Югарыда санап үтелгән чаралардан тыш, исерек шоферга 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, – дип искәртә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин.
 

Исерек машина йөртүчеләр белән көрәшне ЮХИДИ инспекторлары даими алып бара. Юллардагы хәлне контрольдә тотарга шулай ук башка хезмәтләр һәм эчкечелек проблемасына битараф булмаган шәһәр халкы ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев