Яшел үзәнлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәп, акчалата бүләк ала ала
Республикада «Халык инспекторы» дигән мобиль кушымта эшли. Ул гражданнарга юлларда хокук бозулар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.
Һәр расланган хокук бозу очрагы турында хәбәр итү өчен гражданин салынган штраф суммасының 25 процентын ала ала.
Кулланучылар өчен инструкция:
- Кушымтаны ачарга (ул шунда ук камераны эшләтеп җибәрә) һәм хокук бозуны теркәргә.
- Адресны күрсәтергә (картада кул белән сайларга мөмкин).
- Акчалар ЮХИДИ штраф турында карар чыгаргач күчерелә.
❗️Мөһим: хокук бозуларны пассажир яки җәяүле генә терки ала.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев