Яшел Үзәндә төнге рейд вакытында балигъ булмаган хокук бозучылар ачыкланды
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә төнге рейд вакытында балигъ булмаган хокук бозучылар ачыкланды

Хокук саклау органнары төнлә урамда 15 балигъ булмаган кешене ачыклады. Моннан тыш, ике үсмер машина йөртүче таныклыгы булмаган килеш транспорт чаралары белән идарә иткән.

Автомобильләрнең берсенең салонында балигъ булмаган пассажирлар булган, алар полиция хезмәткәрләреннән качырга тырышканда тоткарланган. Үсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә карата җыелган материаллар Яшел Үзән районы Башкарма комитеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелде.

Шулай ук полиция хезмәткәрләре аек булмаган машина йөртүчене туктаткан. Медицина тикшерүе аның алкогольле исерү хәлендә булуын раслаган. Эш материаллары Яшел Үзән мировой судына җибәрелде. Машина йөртүчегә бер ярымнан ике елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев