Шәһәребезнең 3нче гимназиясендә алтынчы тапкыр «Очей очарованье» дип исемләнгән төбәкара әдәби бәйге узды.
Шигъри сүз аша – дуслыкка, бердәмлеккә һәм үзара аңлашуга!
Шигъриятне яратучы балаларны бер мәйданга җыйган әлеге чара яшь талантларга үзләрен күрсәтү, сәнгатьле сөйләм осталыкларын камилләштерү һәм әдәбият дөньясына тагын да якынаю мөмкинлеге бирде. Елдан-ел киңәя барган бәйге төрле телләрдә яңгыраган шигъри әсәрләрне, төрле төбәкләрдән килгән катнашучыларны берләштереп, үзенчәлекле мәдәни вакыйгага әверелә.

Бәйгедә балалар татар, рус һәм инглиз телләрендә шигырь сөйләде. Беренче этапка барлыгы 348 катнашучыдан видеоязма кабул ителгән. Ә бәйгенең йомгаклау этабында 222 укучы чыгыш ясады. Һәр чыгыш та балаларның әзерлеге, шигъри сүзгә булган мәхәббәте, әсәрнең эчтәлеген тамашачыга җиткерергә омтылуы чагылды.
Бәйгенең географиясе аеруча игътибарга лаек. Анда катнашу өчен Уфа, Самара шәһәрләреннән, Мари Эл Республикасыннан һәм Удмуртиядән дә шигъри чыгышлар җибәрелгән. Оештыручыларга хәтта мари телендә башкарылган шигырьләр дә килеп ирешкән. Бу – әдәби бәйгенең шәһәр һәм район чикләреннән чыгып, төрле төбәкләрдә яшәүче балаларны берләштерүен күрсәткән мөһим дәлил.

Бәйгенең әһәмияте аның иҗади ярыш булуы белән генә чикләнми. Әлеге чара төрле милләт вәкилләре арасында үзара хөрмәт, дуслык тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә.
Ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне идеяләре белән дә аваздаш. Бу бәйрәм илебездә яшәүче халыкларның бердәмлеген, уртак тарихын һәм күпмилләтле мәдәниятебезнең байлыгын искә төшерә. Ә «Очей очарованье» бәйгесе шул кыйммәтләрне балаларга шигърият аша җиткерә.

3нче гимназия директоры урынбасары Ләйсән Халитова билгеләп үткәнчә, мондый бәйгеләр балаларның иҗади сәләтләрен ачуга, әдәбияткә кызыксынуларын арттыруга һәм төрле телләргә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.

– Безнең өчен һәр баланың сәхнәгә чыгып, үз сәләтен күрсәтүе мөһим. Бәйге балаларга шигърият дөньясына якынаю, төрле телләрдәге әсәрләр белән танышу һәм сәнгатьле сөйләм осталыкларын сынап карау мөмкинлеге бирә. Төрле төбәкләрдән килгән укучыларның бер мәйданда очрашуы, бер-берсенең чыгышларын тыңлавы аеруча куанычлы. Мондый тәҗрибә балаларга үзләренә ышаныч өсти, аларны яңа иҗади үрләргә рухландыра, – дип ассызыклады.
Гимназия директоры Марина Ильина да бәйгенең тәрбияви һәм мәдәни әһәмиятен билгеләп үтә:

– Бүген балаларга белем бирү белән беррәттән, аларда үзара хөрмәт, толерантлык, туган телгә һәм башка халыкларның мәдәниятенә ихтирам тәрбияләү дә бик мөһим. «Очей очарованье» бәйгесе нәкъ менә шушы максатларга хезмәт итә. Шигърият балаларны берләштерә, аларга үз хисләрен матур итеп белдерергә, башкаларны тыңларга һәм аңларга өйрәнергә ярдәм итә.
Төрле телләрдә яңгыраган шигырьләр аша без яшь буынга мәдәни күптөрлелекнең зур байлык булуын күрсәтәбез. Бәйгебезнең елдан-ел киңрәк колач җәюе, төрле төбәкләрдән укучыларны җәлеп итүе сөендерә. Бу – башланган эшебезнең кирәкле һәм әһәмиятле булуын күрсәтә, – дип сөйли ул.
Әдәби бәйгеләрнең әһәмияте чыгышлар һәм җиңүчеләрне билгеләү белән генә үлчәнми. Мондый чаралар балаларга үзләрен сынап карарга, дулкынлануны җиңәргә, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. «Очей очарованье» бәйгесе дә нәкъ шундый максатларны берләштерә.
Ул балаларга әдәбиятнең чикләр белмәвен, шигъри сүзнең төрле милләт вәкилләренә дә бердәй тәэсир итә алуын күрсәтә. Татар, рус, инглиз, мари һәм башка телләрдә яңгыраган шигырьләр бер-берсен тулыландырып, күпмилләтле җәмгыятебезнең рухи байлыгын чагылдыра.

Алтынчы тапкыр уздырылган бәйгенең уңышы – аны оештыручыларның тырышлыгы, педагогларның хезмәте, ата-аналарның ярдәме һәм балаларның иҗатка булган кызыксынуы нәтиҗәсе. Һәр катнашучы өчен бу чара – яңа тәҗрибә, яңа очрашулар һәм үз мөмкинлекләрен ачу өчен тагын бер адым.

Нет комментариев