Төшенкелектән һәм шайтан вәсвәсәсеннән котылу өчен дога
Иман нуры

Төшенкелектән һәм шайтан вәсвәсәсеннән котылу өчен дога

[36:81] سُبْحَانَ اللَّهِ الْمَلِكِ [62:1] الْخَلَّاقِ [14:19] إِنْ يَشَأْ يُذْهِبْكُمْ وَيَأْتِ بِخَلْقٍ جَدِيدٍ [14:20] وَمَا ذَلِكَ عَلَى الله بِعَزِيزْ

Фото: редакция архивыннан

УКЫЛЫШЫ:

Сүбехәәнә-Ллааһи- ль-Мәлики- ль-Халләәкъый! Ий- йәшә-э' йүҙһибекүм үә йәэ'ти би-хъалькъыйнн- җәдийдин. Үә мәә ҙәликә гъәлә- Ллааһи би-гъәзийз.

МӘГЪНӘСЕ:

«Әл-Мәлик (һәрнәрсәнең Хуҗасы), әл-Халләкъ (мәхлуклары бик күп булган һәм кабат-кабат Яралтучы) Булучы Аллаһ барча кимчелекләрдән пакь! Әгәр Ул (Аллаһ) теләсә, сезне юк итәр һәм [урыннарыгызга] яңа барлыклар (халыклар/мәхлуклар) китерер. Бу Аллаһ өчен бер дә авыр түгел».

«Ибраһим» сүрәсе, 19-нчы аять ахыры;

«Ибраһим» сүрәсе, 20-нче аять.

Шәех әш-Шәзәли өйрәткән ошбу доганың файдасын күрә һәм Халид Шах «яман уйлардан котылу эликсиры» дип атый.

«Суфилар әдәбе» китабы, 118-нче бит.

Көндәлек тормышта укыла торган догалар


Нет комментариев