Наил Мәһдиев Чаллының яңа сәламәтлек саклау идарәсе башлыгын тәкъдим итте
Яшәеш

Наил Мәһдиев Чаллының яңа сәламәтлек саклау идарәсе башлыгын тәкъдим итте

Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе итеп Валентина Моисеева билгеләнде. Моңа кадәр ул әлеге идарә җитәкчесенең урынбасары булып эшләгән. Кадрлар үзгәреше турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

Элекке җитәкче Рөстәм Ногманов башка эшкә күчкән. Наил Мәһдиев сүзләренчә, аны Татарстан сәламәтлек саклау министры карары белән яңа вазыйфага билгеләгәннәр.

Шәһәр мэры ике белгечкә дә алдагы эшләрендә уңышлар теләгән.

Татар-информ


Нет комментариев