Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә «Исерек машина йөртүче” профилактик рейды үткәрелде

14 февральдә Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә, исерек килеш транспорт белән идарә итү фактларын ачыклау һәм булдырмау максатыннан, профилактик рейд үткәрде.

Тикшерү барышында инспекторлар «массакүләм тикшерү» ысулын кулланды, ул кыска вакыт эчендә күп машиналарны туктатуга һәм һәр йөртүченең хәлен визуаль билгеләр буенча бәяләү мөмкинлегенә юнәлтелгән.

Рейд барышында 70тән артык транспорт чарасы тикшерелгән, шоферлар исерек хәлдә ачыкланмаган. Рейд барышында машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев