Чара барышында Яшел Үзән шәһәренең Яшьләр урамында алгы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеген бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5нче маддәсенең 3.1 өлеше буенча 8 материал төзелде, һәр хокуксыз гамәлләрне туктату турында таләп чыгарылды.
Автопыялаларның яктылык үткәрү таләпләрен бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Кабат бозу очрагында машина йөртүчегә 2-4 мең сум күләмендә зуррак штраф, мәҗбүри эшләр яки 15 тәүлеккә кулга алу яный.
Яшел Үзән Дәүләт Автоинспекциясе
Нет комментариев