Алты ай эчендә аварияләрдә 227 бала зыян күргән, алтысы һәлак булган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев хәбәр итте.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
«Быелның 6 аенда балалар катнашында 206 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда алты бала һәлак булып, 227 бала зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар баш-мие җәрәхәтләре, сынулар, имгәнүләр ала. Кызганыч, соңгы вакытта берничә резонанслы авария булды, аларда балалар зыян күрде», – дип сөйләде министр.
Зыян күргән балаларның 189ы хастаханәгә салынган, 89 балага амбулатор ярдәм кирәк булган.
Резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре арасында ул 24 июльдә Яшел Үзәндә булган аварияне билгеләп үтте, анда алты кеше, шул исәптән балалар һәлак булды. 11 июльдә Чирмешән районында 45 кеше зыян күргән. 4 августта Лаеш районындагы юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән.
Татар-информ
Нет комментариев