Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Йә тотыласың, йә...

Машина йөртүчеләр арасында үзен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куючылар юк түгел, бар.

Сүзебез исерткеч эчемлек кулланып руль артына утырып чыгучылар ха­кында. Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре салмышларны ачыклау мак­сатыннан планлы тикшерүләрне даими оештыра.


Шундый рейд­ларның берсендә М.К.Латыйпов йөртүендәге автомобиль туктатыла. Аңардан аракы исе килеп торганга күрә, алкотектор приборына өреп карарга тәкъдим ителә. Кызганычка, бу кешегә карата РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзергә туры килә.


Автомобильче А.Ю.Ондрин да шулай туктатыла һәм шундый ук беркетмәгә ия була.
Әлеге аталган машина йөртүчеләрнең эшен Яшел Үзән җәмәгать судья­лары карый һәм карар чыгарыла. Аларның икесе дә 1 ел 6 ай дәвамында машиналарына утырып чыга алмаячак, чөнки хокукларыннан мәхрүм ителәләр. Ә инде 30 мең сум штрафны икесенә дә түләргә кирәк булачак.


Хөрмәтле автомобильчеләр! Исерткеч эчемлекләрдән ерак торыгыз. Аларны эчү түгел, иснәргә дә ярамый. Кире очракта йә тотыласыз, йә Аллаһ сакласын, бәла чыгаруыгыз бар.


Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X