ЮХИДИ

Эх...иминлек каешын эләктергән булсамы, бәлки исән дә калыр иде

ЮХИДИ 108 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Шуларның 30ында матди зыян китерелгән. Кеше һәлак булган 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 4 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Воронино авылының Садовая урамында «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 70 яшьлек ир-ат, тизлек режимын сакламавы сәбәпле, машинасын каршы юнәлешкә чыгарган һәм «Лада Веста» автомобилен бәрдергән. 

Нәтиҗәдә «Лада Гранта»ны йөртүче җәрәхәтләнгән, аны Казанның 12нче хас­таханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Кызганычка, ул алган җәрәхәтләре тәэсирендә үлгән. Иминлек каешын эләктермәгән булган.


Нет комментариев