Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1200 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 744е – шәһәрдән, 456сы районнан булган. 372 кешене госпитализацияләгәннәр: 293е – шәһәрдән, 79ы – районнан.
Медикларны Осиновога кулбашына пычак кадалган 64 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакырт каннар. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.
Чкалов урамында билгесез затлар кулыннан зыян күргән, баш мие җәрәхәтләнгән 38 яшьлек исерек ир-атка медицина ярдәме таләп ителгән. Бу кешенең дә дәваханәгә барасы килмәгән.
Столичная урамында пычак җәрәхәте булган 56 яшьлек исерек хатын-кызга медицина ярдәме күрсәткәннәр. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев