Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1110 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 726сы – шәһәрдә, 384е районда булган. 395 кешене госпитализацияләгәннәр. 283е – шәһәрдән, 112се – районнан.
Ленин урамында ботына пычак кадалган 33 яшьлек ир-атка ярдәм күрсәтелгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Медикларны Заикин урамында билгесез кешеләр кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 68 яшьлек ир-ат янына чакыртып алганнар. Зыян күрүче травмпунктка китерелгән.
Тургенев урамында билгесез затлар кыйнаган 41 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев