23 – 29 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр 15 чакыру кабул иткән
ЮХИДИ

23 – 29 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр 15 чакыру кабул иткән

Шуларның 7се ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.

Яшел Үзәннең Жуков урамындагы мунчада янгын электр үткәргечендәге кыска вакытлы ялганыштан чыккан. Нәтиҗәдә, мунчаның 5 квадрат метрына зыян килгән.
Осиновоның «Березка» бакчачылык җәмгыятендәге участокта мунчада янгынның мичтән чыккан булуы билгеле.
«КАИ-Комета» бакчачылык җәмгыятендә дә мичтән чыккан ут мунчаның эчке өлешенә зыян китергән.


Нет комментариев