Бер кеше зыян күргән очрак та теркәлгән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 4 автомобильченең штрафы түләнмәгән булган.
Васильевоның Ленин урамында «Лада Приора» автомобилен йөртүче 22 яшьлек егет юлдан чыгып барган 13 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Җәяүлене, бер тапкыр медицина ярдәме күрсәткәннән соң, өенә озатканнар.
Гастелло урамында 32 яшьлек ир-ат йөртүендәге «ВАЗ-21124» автомобилен шикләнеп тоткарлаганнар. Автомобильче үзен алкоголь куллану-кулланмауга тикшерүдән баш тарткан. Аңа карата инспекторлар РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә тезегән. Элек тә бу кешенең шушы маддә буенча җәлеп ителгәне булган. Хәзер инде аңа Җинаятьләр кодексы буенча җавап тотарга туры килмәгәе. Анысын җәмәгать судьясы хәл итәчәк.
Нет комментариев