"Зур мөмкинлекләр һәм югары технологияләр": Михаил Афанасьев Яшел Үзәннең "911" IT-компаниясендә булды
2020 елда безнең шәһәрдә теләге булган һәр кеше өйдән чыкмыйча гына бөтен хезмәтләр спектрын ала торган беренче компания барлыкка килде. Бары тик диспетчерга шалтыратырга һәм гариза калдырырга гына кирәк.
Бер ел эчендә "911" # kompania911 халык арасында популярлыкка иреште, ә клиентлар саны көннән-көн арта бара. Компаниянең эш сыйфатын Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев afanasyev 118 үзе бәяләде.
- IT-технологияләр - безнең киләчәк, Яшел Үзәндә бу юнәлешне үстерү бик мөһим һәм кирәк. Технологияләр дөньясы бик тиз үзгәрә, коммуникацияләрнең искергән модельләренә алмашка ясалма интеллект килә, хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту дәрәҗәсе үсә, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.
Компаниянең генераль директоры Элан Калинкин хезмәтләр һәм товарларны интеграцияләү, тәэминатчыларны ышанычлылыкка, нейросеть һәм ясалма интеллектка тикшерү ничек баруын күрсәтте.
Михаил Афанасьев компаниянең мобиль кушымтасы эше буенча тәкъдимнәр кертте, шулай ук Системаның гадилеген һәм һәркем файдалана алырлык булуын билгеләп үтте.
Моннан тыш, Элан Калинкин яшь яшел үзәнлеләр югары технологияләрне өйрәнгән IT-мәктәпне күрсәтте. Вакытлар узу белән, укучылар саны артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев