Зеленский Украинадагы конфликтны туктатуның ике шартын атады
Украина Президенты Владимир Зеленский Украинадагы конфликтны туктатуның ике шартын атады.
Бу хакта ул БМО Генераль Ассамблеясында чыгыш ясаганда белдерде.
Украина президентының планы Россия гаскәрләрен, шул исәптән Кара диңгез флотын 1991 елгы чик территорияләреннән тулысынча чыгаруны үз эченә ала. Икенче пункт буенча, дәүләт чикләре һәм Кара диңгез белән Азов диңгезләре, шулай ук Керчь бугазы зоналары өстеннән контроль тулаем Киевка кайтарылырга тиеш.
«Әлеге ике пунктны үтәү генә сугыш хәрәкәтләрен гадел, ышанычлы һәм тулысынча туктатуга китерәчәк», – дип өстәде Зеленский.
Украинада сугыш хәрәкәтләре башланганнан соң, 2022 елның февраль һәм мартында берничә тапкыр сөйләшүләр үткәрелде. Россия һәм Украина делегацияләренең соңгы, дүртенче очрашуы Истанбулда узды. Шуннан соң процесс туктады, чөнки Киев сөйләшүләрдән чыкты.
Украина лидеры Владимир Путин президент булып торганда Россия белән сөйләшүләрдән баш тарту турында Указга кул куйды. Мәскәү берничә тапкыр сөйләшүләргә ачык булуын әйтте, әмма аларны үткәрү бу документ аркасында мөмкин түгел.
Чыганак: Ведомости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев