Зеленодольскида Яльчик күлендәге фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләре муниципалитеттан түләүләр ала
Тиешле йөкләмәне шәһәр мэры Михаил Афанасьев бирде.
29 июльдә Марий Эл Республикасында коточкыч давыл нәтиҗәсендә Яшел Үзәннең өч кешесе һәлак булды, җиде кеше, шул исәптән 1 бала, җәрәхәтләнде. Шуннан соң зыян күрүчеләр саны 10 кешегә кадәр артты. Муниципалитеттан социаль ярдәм оештырылды, шул исәптән Михаил Афанасьев кушуы буенча һәлак булганнарның гаиләләренә 50 мең сум, зыян күрүчеләргә 30 мең сум түләргә карар ителә. Түләүләр 4 августта башланды һәм акча күчерү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, Марий Эл хакимияте Яльчикта давыл вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн сум түләячәк.
Зыян күрүчеләр исә, алган җәрәхәтләренең авырлыгына карап, 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акчалата ярдәм алачак. Түләүләр республика бюджетыннан башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев