Зәһәрлек бәхет бирәме? (гыйбрәтле язма)
Ачык һавада урнашкан кафеда ике ханым өченче берәүне «чәйнәп» утыра. Тегесе болардан ерактарак утырганга, ни сөйләгәннәрен ишетми һәм диңгез күренешенә сокланып, тәмләп чәй эчә...
Ике ханым «катырак» эчемлек белән сыйлана һәм диңгезгә түгел, ә чәй эчүчегә карый. Аның «сөяген юа». Абау, нинди юан! Юк, син аның аякларына гына кара! Филнеке диярсең! Борыны да бәрәңге борын. Шундый борын белән йөрергә ничек оялмый икән, әйтерсең пластик хирургия юк! Фу, бөтен битен сипкел баскан. Сарафаны да килешсез. Брендлы түгел, туфта.
Ханымнар бераз юаная башлаган хатынны «чәйни» һәм үзләренең аңардан матуррак булуы белән ләззәтләнә. Аларның борыннары да, иреннәре дә, кашлары да ясалган. Дөресен генә әйткәндә, бу аларны үз яшьләреннән олырак та күрсәтә әле. Пушкин язганча: «Җырчының таушалган күлмәгендәге күзгә бәрелеп торган ямаулык» кебек күренә.
«Тавык», «кисмәк», – диделәр алар, тагын башкача атадылар теге хатынны. Юкса, яннарында гына зәңгәр диңгез чайкала һәм кояш яктырта, еракта ак кораб йөзә – соклан шуларга…
Кафе янына шул кораб хәтле зур машина килеп туктый. Аннан чибәр, киң җилкәле зур ир чыга. Әкиятләрдәге пәһлевандай. Аның артыннан балалар да автомобильдән төшә, өчәү. Һәм шатланышып, нәрсәдер кычкыра-кычкыра, өстәлләр арасыннан теге «тавык» янына ашыга. Пәһлеван да килеп, «тавык»ның йомшак иңнәреннән кочып ала. Килеп баскан официантка тиешле акчаны түли һәм сатып алган яңа өйләре турында гәпләшеп, гаилә машина ягына кузгала. Барысы да алар теләгәнчә килеп чыкты! Ура!
Ә теге ике ханым өстәл артында утырып кала. Һәм берсе кара көеп: «Нигә менә шундыйларга бөтен нәрсә бирелә икән? Ә миңа – бернәрсә дә юк? Шулай ук сиңа да юк!» – дип тиз генә өстәп куя ачу белән.
Ә диңгез яннарында гына. Һәм диңгездән бәхет, мәхәббәт, шатлык алырга, сокланырга һәм ләззәтләнергә була.
Әмма кайберәүләр алай булдыра алмый. Аларга һичшиксез, диңгезгә төкерергә кирәк. Яки кемгә дә булса... Тик бу бәхет өстәми. Менә анысы хак. Ә диңгезгә барыбер. Ул төпсез һәм матур…
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев