«Юл бир!» билгесен күрмәсәң
3 июньдә иртәнге сигезләр тирәсендә Паратская урамында «Пежо» маркалы автомобиль йөртүче 46 яшьлек ир-ат «Юл бир!» билгесенә игътибар итмичә зур ялгышлык кылган.
Нәтиҗәдә 20 яшьлек егет йөртүендәге «ВАЗ-2114» автомобиле белән бәрелешкән. Шул сәбәпле «ВАЗ» башта юл билгесенә, аннан соң металл коймага барып бәрелгән. Бәхеткә, автомашина пассажиры – 20 яшьлек кыз җиңелчә җәрәхәтләнүләр алган. Медиклар аны караганнан соң, өенә кайтарып җибәргән.
Хәзер инде юл-транспорт фаҗигасен чыгаручыга җавап бирергә һәм юл йөрү кагыйдәләрен яңадан өйрәнергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев