Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЮХИДИ хезмәткәре Татарстанда трассада туңган хатын-кыз белән улын туганнарына илтеп куйган.

Узып баручы машиналар аларга ярдәмгә тукталмаган, ә якындагы поселокка кадәр ерак булган. ЮХИДИ хезмәткәре Татарстанда трассада туңган улы белән хатын-кызны туганнарына алып килгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чүпрәле районында ЮХИДИ хезмәткәре Илнар Сөләйманов трасса кырыенда  “аварийкаларын” кабызган машинаны күрә. Авто янында әнисе белән бер малай да була. Юл-патруль хезмәте инспекторы аның ярдәме кирәкмиме икәнен белү өчен, туктый.

 

Автомобильләренең сафтан чыкканлыгы ачыклана, егет әнисе белән берничә тапкыр машинаны кабызырга тырышып карый, ләкин уңышсыз. Озакламый алар туңа башлый.

 

Узып баручы машина йөртүчеләр ярдәм итү өчен туктамаган, ә якындагы поселокка кадәр ерак булган.

 

ЮХИДИ хезмәткәре туңган гаиләне патруль машинасында җылыткан һәм ватылган машинаны алып китү өчен эвакуатор чакырткан. Шуннан соң инспектор хатын-кызны улы белән якыннары яшәгән бистәгә кадәр илтеп куйган.

Соңрак алар социаль челтәрләрдә ЮХИДИ хезмәткәренә, аларга күрсәткән ярдәме өчен, рәхмәт белдерделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев