Җырчы Зөлфирә Мирзаянова тәрәзәдән чыгып качып җырлаган әбисе турында сөйләде
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар «Татар радиосы» тапшыруында кунак булган. Бу тапшыруга Зөлфирә яланаяк килеп утырган.
Бу студиягә туфли киеп керергә ярамый, дип әйттеләр. Носкичан кермәдем инде, чөнки минем кушаматым да Ялантәпи. Шуңа күрә рәхәтләнеп, үз көемчә, үземчә утырыйм. Мин авылда да өйдә дә гел шулай ялантәпи йөрергә яратам, – дип аңлата үз халәтен Зөлфирә.
– Ә ни өчен шундый кушамат бирделәр?
Зөлфирә Мирзаянова:
– Минем әтиемнең дәү әбисе Мәхүб әби булган. Ул бик усал, әмма шундый каты тавышлы хатын-кыз булган. Бик матур җырлаган.
Алмаз Мирзаянов:
– Аның җырлавын ире яратмаган.
Зөлфирә Мирзаянова:
– Аның җырлавын ире яратмаган да түгел. Көнләшкән. Безнең әтинең бабасы.
Алмаз Мирзаянов:
– Клубка барып җырлавын теләмәгән.
Зөлфирә Мирзаянова:
– Клубта бәйрәм вакытында, Яңа ел вакыты бу, ире өеннән җырларга җибәрмәгән, чыгармаган. Ул тәрәзәне ачып чыккан да яланаяк килеш клубка йөгереп барган, чыгып җырлаган. Ул ялантәпи клубта басып торган вакытта, аның янына әтиемнең бабасы килеп кергән дә, әбинең котлары алынган, ачуланыр дип уйлаган, ләкин алай булмаган. Ул аның янына барып баскан да, бергә җырлап бетергәннәр, – дип, үз гаиләләрендәге кызыклы кушамат тарихын сөйләде Зөлфирә Мирзаянова.
Фото социаль челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев