Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчы Илнат Фәрхуллинны кечкенә тамашачысын үпкәнгә гаеплиләр

Җырчы Илнат Фәрхуллинның Азнакайда узган концертына 10-12 яшьләрдәге иҗатын яратучы кыз килгән. Кызчык Илнат янына сәхнәгә менеп, яраткан җырчысына кушылып бии, үзе искиткеч шат. Ахырдан Илнат Фәрхуллин, рәхмәт йөзеннән...

...аны борыннан үбеп ала. Җырчының микрофонга «дай носик» дигәне дә ачык ишетелә. Ләкин читтән караганда артист кыз баланы иреннәреннән үбеп алганга охшап тора. Һәрхәлдә, социаль челтәрләрдәге видеоны караучыларның кайберләре артистның бу адымын аңлап бетермәгән. Алар Илнатны чикләрне бозуда гаеплиләр. «Минем кызчыгым, кояшым», – дип, сәхнәгә чыккан кызы белән горурланып комментарий калдырган әни кешегә дә эләккән.

«Шулай ярыймыни инде, Илнат?»

«Мин сине битеннән үбәр дип уйлаган идем. Фу, бу иреннәр кемне генә үпмәгән. Ә сез, әни кеше, шуның белән горурланасыз»;

«Зур ир-ат кечкенә баланы иреннәреннән үбә. Инде артыгын кыланасыз түгелме?» – дип язалар Илнатка.

Араларында Илнатны яклап чыгучылар да бар: «Видеода Илнатның «Дай носик» дигәне ачык ишетелә. Ул – 2 бала әтисе, ярамаганны белә, чикләрне узмас иде», «Кыз бала иреннәре белән үрелүгә карамастан, ул аны борыннан үпте. Ә әни кеше кызының яраткан кумиры белән бер сәхнәдә җырлавына шатлана», – дип язалар алар.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Җырчыларга тамашачылары, аеруча кечкенә тамашачылары белән шул дәрәҗәдә үк якынаю кирәкме?

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев