Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

🥺Җырчы Алсу Сөнгатуллина: “Улым киткәннән бирле йокым юк...”

Фәридә-Алсу” дуэты җырчысы Алсу Сөнгатулиннаның улы Айрат өлешчә мобилизациягә эләгүен хәбәр иткән идек инде.

Әлеге вакытта Айрат алгы сызыкта. Хәбәргә сирәк чыга икән. Әнисе, ул өчен ут йотып тора.

– Улым ике ел элек армиядән кайтты. Кайткач та, эшкә урнашты. Повестка килүгә, мин барам, диде. Шәһәрдә туса да, җәйләрен Апас районының Олы Бакырчы авылында үскән егет ул. Көчле рухлы, тормышта югалып калмаска өйрәнеп үсте. “Казан-ЭКСПО” да өйрәнүләр узганда да, ул үзен яхшы тотты. Паникага бирелмәде. Хәтта, өйдән ризык алып килмәүне үтенде. Алдан ук махсус хәрби операциягә әзерләнде. Ниләр көтәсен чамалый иде ул, – ди Алсу. – Хәзерге вакытта ул куркыныч җирдә. Бик борчылып торабыз. Кышны окопта чыкты. Алар биш малай бергә бер блиндажда яшиләр. Шуларның әти-әнисе, туганнары белән якын кешеләргә әйләндек. Гел аралашып торабыз.

Алсу улым киткәннән бирле тынычлап йоклаганым юк, ди.

– Бу хәлләр һәр өйгә кагылды. Берәүләрнең үз газизе, икенчеләрнең танышы, өченчеләрнең күршесе шунда. Ил белән көчле булырга кирәк безгә. Гаиләдә дә күз яшемне күрсәтмәскә тырышам. Елап утырып, берни булмасын аңлыйм мин. Бер генә теләк– һәркемнең кадерлесе үз аякларында, үз акылында кайтса иде, – ди Алсу. – Улыбызга айга бер посылка җибәрәбез. Аны илтеп бирүче егетләр алдында башымны иям. Татарстан халкына исә рәхмәтлемен. Егетләргә дип ниләр генә җибәрмиләр. Ана рәхмәте сезгә. Берәүгә дә ачы хәбәрләр килмәсен. Без андагы егетләргә терәк булырга тиеш. Без көчле булсак, алар да җиңеп кайтачак

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев