Яшел Үзәндә Илнат Фәрхуллин шәхси «Рәхәт» пляжын ачачак
Яшәеш

 Яшел Үзәндә Илнат Фәрхуллин шәхси «Рәхәт» пляжын ачачак

Популяр автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин Татарстанның Яшел Үзән районында Әйшә авыл җирлеге территориясендә шәхси пляж ачачак.

«Рәхәт» пляжы концертлар үткәрү өчен сәхнә, су аттракционнары, фуд-корт, ресторан, җәйге кинотеатры, мастер-класслар һәм спорт турнирлары өчен мәйданчыклар белән җиһазландырылачак.

Ачылу тантанасы 1 июльдә 9: 00 сәгатьтә була.

Пляжда уңайлы мохит булдырылачак.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Молодец унышлар телибез жырларны яратабыз