Яшел Үзәндә газ шартлаудан зыян күргән йортта яшәүчеләр үз фатирларына кайтты
«Яңартылган, якты, матур»: Яшел Үзәндә Ленин урамындагы 39нчы А йорты ишегалдында Ишегалды бәйрәме узды, анда агымдагы елның мартында газ шартлаудан зыян күргән тугыз катлы йортта яшәүчеләр катнашты. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан көтеп алынган вакыйга булды, хуҗалар үз фатирларына кайтты.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев исеменнән шәһәр халкын әлеге вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев котлады.
- Фаҗигадән соң беренче минутларда ук Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Татарстан Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошинга фаҗига турында хәбәр ителде, шартлау нәтиҗәләрен бетерү өчен бөтен кирәкле ярдәм алынды. Объектка Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин килде һәм кыска вакыт эчендә йортны торгызу эшләре башланды.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Павлович Афанасьев йөкләмәсе буенча, халыкка барлык кирәкле ярдәм күрсәтелде. Безнең предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, волонтерлар – фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм иттте, берәү дә читтә калмады, – диде Ильяс Ганиев.
Бүген, Россия Федерациясе Коткаручысы көнендә, фаҗига булган көнне урында, үзләренең һөнәри һәм гражданлык бурычларын намус белән башкарган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын Раил Шакировка, Евгений Архиреевка, Глеб Даниловка, Алексей Беловка, Александр Ялозюкка тапшырдылар.
- Яңа елны үз фатирларыбызда каршы алу турында без бик хыялландык һәм, ниһаять, үз фатирларыбызга күчендек. Күрсәтелгән ярдәмнәре, безне авыр минутларда калдырмаганнары, төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткәндә булышканнары өчен өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт, - диләр йортта яшәүчеләр.
Һәр гаиләгә район башлыгы исеменнән бүләк - мультиварка тапшырылды.
Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев