Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзән сылуы, татар кызы Инзилә

Чылтырап аккан саф сулы чишмәләре, матур таулары, урманында җыеп бетергесез җиләге, миләше, баланы булган табигатьнең иң матур кочагында урнашкан авыллар – Күгәй белән Акъегет.

Төп халкы башкалардан бераз аерыла: туры сүзлеләр, батыр, чая, намуслы һәм тырышлар... Ә кызлары – чибәрләр, буй-сыннары зифа, чәчләре озын, кашлары кыйгач...

Мине сокландырган кыз – Яшел Үзән кызы Инзилә Сәмитова. Әти-әниләре тумышлары белән Идел аръягыннан. Әнисе Илсөяр – киң күңелле, сабыр, күркәм шәфкать иясе, әтисе Фәнил – тырыш, тәрбияле, кешегә ярдәмчел, ихтирамлы. Аларның тату гаиләсендә Инзилә шундый уңган, тырыш кыз булып үскәндер.

Инзилә Сәмитова Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясендә укый. Әти- әнисенең, туганнарының йөзенә кызыллык китерми, 9нчы сыйныфны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, Казанның музыка училищесына укырга керә. Бүгенге көндә Казан Федераль Университетның музыка факультетында белем ала. Ул мәктәптә генә түгел, музыка училищесында, университетта уздырылган һәр чараның да үзәгендә кайный. Менә шундый, үз алдына зур максатлар куючы кыз ул!

Ноябрь уртасында Арча мәдәният йорты сәхнәсендә «Татар кызы – 2020» бәйгесенең зона этабы булып үтте. Рес публиканың унике районыннан килгән сылу татар кызлары чибәрлектә, тапкыр лыкта, уңганлыкта көч сынашты. Конкурс дүрт этапта барды. Беренче итеп үзенчәлекле визит карточкасы, аннан соң иҗади бәйге – татарча сөйләм культурасы, кызларның үз-үзләрен сәхнәдә тотышлары. Татар милли киемен үрнәк итеп күрсәтү һәм төрле сорауларга җавап бирү кызлардан тапкырлык, зирәклек сорый. Телебезнең, динебезнең күркәмлеген дә, тарихыбыз ны да яхшы белүне күрсәтергә кирәк. Соңгы этапта һәр кыз үз төбәгенә генә хас булган милли аш-су, тәм-томнарны тамашачы хөкеменә чыгара. Бу мәртәбәле бәйгедә Яшел Үзән районы данын яклап Инзиләбез чыгыш ясады.

Сәхнәгә төз басып чыгып, кыю тавыш белән сүз башлап җибәрүе, залны тутырып елмаюыннан күңелдә җиңүгә ышаныч уянды. Инзилә Роберт Миңнуллин сүзенә язылган «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын җырлап, ул көнне күп ләрне сискәндерде. Искиткеч тавышы, ихлас моңы ярдәмендә күңелгә үтеп керә алды.

Татар кызының тыйнаклыгы, матурлыгы, нәзәкатьлелеге безнең милли киемнәрдә чагыла. Яшел Үзән сылуы Инзилә Сәмитова махсус бәйгегә дип үзебезнең орнаментларны, милли бизәкләрне кулланып тектергән күлмәген киеп, балан җимешеннән әзерләнгән бәлеш белән телеңне йотарлык балан катыгының файдалы, тәмле нигъ мәт икәнен халык хозурына чыгарды. «Ачы булса да, гашыйк мин балан белән миләшкә...»,–дип җырлады Инзилә.

Татар кызлары һәр чыгышта үзләрен чын мәгънәсендә талант итеп күрсәтте. Кызлар барысы да сәләтле һәм өметле. Бәйге булгач, җиңүчеләр дә була. Уңыш, татар сылуы, Яшел Үзән кызы Инзилә Сәмитовага елмайды. Ул бу бәйгедә

I урынны яулап, башкалабыз Казанда узачак республика бәйгесенә узды. Татар кызы, сиңа бу җиңүләрдә тукталып калмыйча, милләтебезнең горурлыгы, йөзек кашы булып балкуыңны телибез!
Киләчәктә ак юллар, бәхет-шатлык лар, Инзилә! Уңышлар сиңа!

Гөлфинә Канакова, Яшел Үзән-Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев