Яшәгән җирләреннән китәргә мәҗбүр булган украиналыларның Яшел Үзән районының “Васильево” шифаханәсендә урнашулыры хакында хәбәр иткән идек инде. Бүген биредә эш тәкъдим итү буенча күчмә вакансияләр ярминкәсе оештырылды.
-Иң беренче качаклар арасында, һөнәрләрен, белемнәрен тикшерү буенча анкета уздырдык. Һәм анкета нигезендә нәкъ алар эшли ала торган предприятиеләр ярминкәдә катнаша. 9 оешмадан 400дән артык вакансия тәкъдим ителә. Безнең максат – аларга яраклы эш табарга тәкъдим итү, - дип сөйли Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Илһамия Шәйхуллина.
Нет комментариев