Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов химия лицеенда тантаналы линейка кунаклары булды

Михаил Афанасьев 1 сентябрьдә үзенең эш көнен Дубровка бистәсендә башлады. Нәкъ менә биредә сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче лицей-интернат урнашкан.

Балалар район башлыгын Белем көненә багышланган бәйрәмгә чакырды. Михаил Павлович чакыруны кабул итте. Аның белән бергә лицей укучыларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та килде.

Хәзер лицейда 172 укучы белем ала. Алар белән 21 укытучы эшли. Классларда - 15 кеше. Сүз уңаенда, лицейга керү җиңел түгел - укучыларның составы конкурс нигезендә формалаша. Һәм биредә конкурс җитди.

Яңа уку елында лицей беренче тапкыр 6 параллель сыйныфны җыя. 6а сыйныфы дебютант булды, сыйныфның әнисе - Әлфия Тушева, ә тәрбияче – Фәния Хәйруллина.

- Белем көне - ул сезнең яңа горизонтларга, сезнең киләчәккә юл ноктасы. Бер нәрсәдән дә курыкмагыз, куелган максатларны үтәү өчен алга барыгыз Көндәлекләрдә дә, тормышыгызда да барысы да "яхшы" булсын! – дип лицеистларны Михаил Афанасьев сәламләде.

Тантаналы линейка химия лицее турында җыр башкару белән тәмамланды. Әлбәттә, яңа уку елында беренче кыңгырау чылтырату турында да онытмаганнар. Аны мәктәп үзидарәсе президенты Артур Баһавиев бирде.
Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев