Хөкем ителгән Ильназ Галәвиев зыян күрүчеләргә акча түли башлаган
“Черный дельфин” колониясеннән Ильназ Галәвиевның хезмәт хакыннан тотып калынган тәүге 2,5 мең сум акча килеп төшкән.
Дөрес, бу акча әле исән калган укучыларга да, һәлак булганнарның ата-аналарына да барып җитмәгән, дип яза “Реальное Время”.
Акча суд приставлары хезмәтенең Яңа Савин районы бүлеге суд приставлары счетына күчерелгән. Бу хакта район бүлеге вәкиле Казанның Совет районы утырышында гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителүчегә карата дәгъваны карау барышында белдерелгән. Суд приставлары зыян күрүчеләргә 22 миллион сум акчаның бер өлешен Галәвиевнең бердәнбер мөлкәте – 2 бүлмәле фатирдагы өлеше хисабына түләтүне таләп иткән.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев