Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кыз сөйгәне кочагында үлгән

37 яшьлек кеше суд каршына басачак. Ул үтерүдә гаепләнә.

Салаватта булган бу хәл бөтен республиканы тетрәндергән. Шушы шәһәрдә яшәүче 37 яшьлек кеше суд каршына басачак. Ул үтерүдә гаепләнә. Бу хакта республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәте сөйләде.

Фаҗига Калинин урамында спиртлы эчемлекләр кибете янында була. Исерек ир-ат 39 яшьлек хатын белән аның өенә кайтырга теләмәве аркасында ачуланышкан. Ул аны асфальтта сөйрәп йөрткән, шулай ук куллары һәм аяклары белән аның башына, муенына һәм гәүдәсенә күп тапкырлар суккан. Шуннан соң пар шул ук урамдагы йортта үзләре арендага алган фатирга кергән.

Коточкыч вакыйганың шаһитлары полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Хокук тәртибе сакчылары подъездда кан эзләре күргән, ә фатирга менгәч, йоклап яткан исерек сөйгәненең кочагында үле хатынны тапканнар...

Шушы көннәрдә җинаять эше судка җибәрелгән.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев