Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хастаханәгә һөҗүм иткәннәр, зыян күрүчеләр саны 800дән артып киткән

Газа хастаханәсенә һөҗүм: бу вакытка нәрсә билгеле.

Соңгы мәгълүматлар буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны 800дән артып киткән.

ХАМАС һөҗүмдә Израильне гаепли. Тель-Авивта җаваплылык «Ислам җиһады» на йөкләнә (оешма террорчы дип танылган һәм Россия Федерациясендә тыелган). Газа секторында «Әл-Әхли»хастаханәсенә һөҗүм ясалган. Соңгы мәгълүматлар буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны 800дән артып киткән.

Фәләстин анклавы Сәламәтлек саклау министрлыгында һөҗүмдә Израильне гаеплиләр һәм һәлак булганнарның барысы да гади гражданнар дип белдерәләр. ХАМАСның чит илләрдәге вәкиле Халед Машаль мөселманнарны протест акцияләре уздырырга чакырды.

Ливанның «Хезболла» хәрәкәте Газа секторындагы хастаханәгә һөҗүм фонында чәршәмбене Израильгә каршы «ачу көне» дип игълан итте һәм мөселманнарны урамнарга чыгарга чакырды. Гарәп илләрендәге чакырулар фонында протест белдерүчеләр Израиль дипмиссиясенә һөҗүм итә башлады. Израильнең Милли иминлек шурасы ил гражданнарына, иминлек өчен, тиз арада Төркиядән китәргә киңәш итте.

Фәләстин президенты Мәхмүт Аббас һәлак булучылар истәлегенә өч көнлек матәм игълан итте.

Чыганак:Tatnews Tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев