Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Халыклар дуслыгы – зур көч ул

Осиново бистәсенең В.В.Карпов исемендәге лицеенда Татарстан Халыклары Ассамблеясе Советның киңәйтелгән күчмә утырышы узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелеген дә уздырылган чара күпмилләтле төбәктә тел төрлелеген, традицияләрне һәм, иң мөһиме, милләтара тынычлыкны саклап калу турында ачыктан-ачык сөйләшү мәйданчыгына әверелде.

Мондый мөһим киңәшмә өчен урын сайлау очраклы гына түгел. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Яшел Үзән районы 2013 елда ук беренчеләрдән булып Ассамблея эшенең күчмә форматын сынап карады һәм шуннан бирле биредә милли сәясәтне гамәлгә ашыру уңышлы бара.

Мондый атмосфера сакланырга тиеш

Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып, төп өстенлекне билгеләде: «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, мәдәниятара багланышларны ныгыту мәсьәләләре көндәлек игътибар һәм координацияләнгән гамәлләр таләп итә».

– Сезнең белән безнең бурыч – Татарстанны киләчәктә дә мәдәниятләрнең конструктив диалогы, барлык халыкларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәтле караш булган бердәмлек һәм татулык территориясе итү. Уртак тырышлык белән без бу атмосфераны саклаячакбыз һәм ныгытачакбыз, – дип белдерде Мөхәммәтшин.

Зеленодольск районы: халыклар дуслыгы лабораториясе

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев әлеге принципларның тормышка ашырылуы турында тулы хисап бирде. Муниципалитет – 73 милләт вәкиле дус һәм тату яшәгән эретү казаны кебек. Ассамблеянең җирле вәкиллеге 12 милли иҗтимагый оешманы берләштерә.

 – Без халык саны буенча республикада бишенче урында, прописка институты буенча 170 мең кеше яши, факт буенча – күбрәк. Халыкның салмак ассимиляциясе бара, шуңа күрә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгыту сәламәт хезмәттәшлек векторларының берсе булып тора, – диде Афанасьев.

Мәгариф – килешеп яшәү нигезе Районда мәдәниятләргә хөрмәт тәрбияләү өчен нигез буларак мәгарифкә аерым игътибар бирелә. Михаил Афанасьев моның конкрет адымнары турында сөйләде:

Районда 28 татар мәк тәбе һәм балалар бакчасы эшли.

• Рус телендә белем бирүче 11 мәктәптә татар сыйныфлары булдырылды.

• 2025 елда 278 укучы татар теленнән имти ханны уртача 4,87 бал- лга тапшырды, бу рес- пуб ликадагы уртача күрсәткечтән югарырак

Яңа амбициоз проектлар да тәкъдим ителде. Район башлыгы Фәрит Мө хәммәтшинга Яшел Үзәндә 500 урынлык яңа татар мәктәбе төзелешендә һәм Карпов исемендәге 1,6 мең укучыга исәпләнгән лицей 2,5 меңнән артык балага белем бирергә мәҗбүр булган Осиново бистәсендә 1224 урын лык мәктәп төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Җәмәгатьчелек белән аралашу һәм активистларга бүләкләр

Утырыш кысаларында кунаклар Осиново бистәсенең милли-мәдәни автономияләре һәм мәгариф уч реждениеләре әзерләгән күргәзмәне карады. Анда үз эшләрен Ассамблеянең Яшел Үзән вәкиллеге, районның рус җәмгыяте, «Ак калфак» берләшмәсе, шулай ук Украина һәм Әзербайҗан диаспоралары җитәкчеләре тәкъдим итте.

Утырыш республиканың миллимәдәни берләшмәләре активистларына – көндәлек хезмәтләре әлеге милләтара дуслык нигезен булдыручыларга бүләкләр тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

Фәрит Мөхәммәтшинга «Яшел Үзән – хезмәт батырлыгы шәһәре» юбилей медален тапшыру символик ишарә булды, бу хезмәт кешесенең героик үткәне белән аның тыныч һәм иҗади бүгенгесе арасындагы аерылгысыз бәйләнешен ассызыклады.

Нәтиҗәләр һәм яңа горизонтлар

 Рәсми өлештән соң утырышта катнашучылар бистәнең үсеш алган инфраструктурасы белән танышты, пляж волейболы үзәгендә булды һәм «Оси ново» заманча кунакханә комплексы – кемпингы территориясен карады.

Фәрит Мөхәммәтшин визитына йомгак ясаганда: «Яшел Үзән районы – зур сәнәгать үзәге генә түгел. Биредә төрле милләт вәкилләре яши. Биредә милли сәясәтне гамәлгә ашыру эше уңышлы оештырылган», – дип ассызыклап, яшел үзәнлеләрнең эшенә югары бәя бирде.

Осиново һәм бөтен Яшел Үзән районы чираттагы тапкыр күптөрлелекнең каршылык түгел, ә үсеш өчен ресурс, тынычлык һәм татулыкның – көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе булуын исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев