Халыкара укытучылар көне белән!
Яшәеш

Халыкара укытучылар көне белән!

Укытучы — киләчәкне тәрбияләүче, белем һәм тәрбия аша һәр баланың язмышына үз өлешен кертә торган олы һөнәр иясе.

Халыкара укытучылар көне уңаеннан район башлыгы Михаил Афанасьев район һәм шәһәребезнең мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар белән очрашты. Очрашуда Яшел Үзән мәгариф командасының бердәмлеге, һөнәри осталыгы һәм иң көчле командаларның берсе булуы ассызыкланды.

Бәйрәм кысаларында бүләкләр тапшыру тантанасы да узды.

«Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсенең отличнигы» билгесенә лаек булучылар арасында безнең районның фидакарь педагоглары да бар:

  • 5 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Рәмилә Җәлилова;
  • Күгеш балалар бакчасы тәрбиячесе Мөсфирә Ильясова;
  • Раифа мәктәбенең хезмәт дәресе укытучысы Надия Минвәлиева;
  • Акъегет мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Резедә Мозаффарова;
  • Осиновоның С.К. Гыйматдинов исемендәге гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Мөхәммәтҗанова;
  • Норлат балалар йорты тәрбиячесе Рафилә Сәмирханова.

Хөрмәтле педагоглар! Сезне әлеге лаеклы бүләкләрегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, хезмәтегездә яңа үрләр һәм укучыларыгызның уңышларын күреп сөенеп яшәргә язсын!

Укытучы хезмәте — һәрвакыт хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек!

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина


Нет комментариев