Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән балалар хастаханәсенә зур гуманитар ярдәм тапшырылды

Бәләкәчләрне сөендерүчеләр – Осиновоның «Звездочка» балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар һәм Казан вертолет заводы коллективы.

Әйе, ярдәм бик урынлы. Чөнки хастаханәдә гаилә җылысыннан мәхрүм калган балалар ята. Биредә алар тикшерү уза һәм гаиләләргә яки махсус учреждениеләргә билгеләнгәнче медицина хезмәткәрләре тәрбиясендә тора.

Кечкенәдән язмыш сынавына дучар булган сабыйларга хәйриячеләрдән подгузниклар, балалар катнашмалары, шәхси гигиена чаралары, тукландыру өчен махсус шешәләр, кием-салым бирелгән.

Һәр бала үз бәхетен тапсын, гаилә җылысын тоеп яшәсен иде.

Бу хакта район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: ЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев