Россия Президенты Татарстанның беренче Президентын, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне бүләкләде.
Тантана Мәскәү Кремленең Екатерина залында узды.
«Россия дәүләтчелеген һәм федерализмын ныгытуда, Татарстанның һәм бөтен Россиянең социаль-икътисадый үсешендә милләтара татулыкны ныгытуда - көчле, гадәти булмаган сәясәтче, гаять зирәк һәм җаваплы Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең хезмәте һичшиксез зур» - дип белдерде Президент.
Минтимер Шәймиевтән тыш, Россия Федерациясе югары бүләгенә Россия Конституция суды рәисе Валерий Зорькин лаек булды.
Нет комментариев