Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Виталий Маркелов эш сәфәре белән Яшел Үзән шәһәрендә булды

«Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев һәм «Казанькомпрессормаш» АҖ идарәче директоры Илнур Сәгъдиев озатуында «Казанькомпрессормаш» компаниясенең куәтле компрессорлар өчен җыю-сынау комплексын (ГТМ төркеме) карадылар.

Проектның Россиядә аналоглары юк. Комплексның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен 80 мВТ куәтле яңа электр подстанциясе төзелгән.

Объектны Яшел Үзән территориясендә урнаштыру – логистик яктан уңайлы карар. Эре габаритлы компрессорларны транспортлауга җайлырак булсын өчен түбән полосалы тралларда китерү, баржага төяү һәм Идел буйлап Санкт-Петербургка кадәр яки Беломорканал буенча Мурманскка кадәр җибәрү махсус транспорт схемасы эшләнгән.

Виталий Маркелов әлеге проектны гамәлгә ашыруның стратегик әһәмиятен аерым билгеләп үтте, ул СПГ дөнья базарында башка дәүләтләр белән уңышлы көндәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк диде.

ГМС төркеменең проектка инвестицияләренең гомуми күләме якынча 12 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуларның 7се Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы субсидия рәвешендә бүлеп биргән.

Очрашу азагында Михаил Афанасьев Виталий Анатольевич Маркеловка Яшел Үзән районында Газпром проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм аңа муниципаль бүләк – "Яшел Үзән – хезмәт батырлыгы шәһәре" медален тапшырды.

Мэр ассызыклаганча, Яшел Үзән һәрвакыт Татарстанның сәнәгать үзәкләренең берсе булган, ә Казанкомпрессормаш проектын үстерү бөтен ил өчен "файдалы эффектны" үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев