Васильевоның Ленин урамында 3 яшьлек баланы эт тешләгән
Яшәеш

Васильевоның Ленин урамында 3 яшьлек баланы эт тешләгән

12 – 18 майда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 905 чакыру килгән.

Шуларның 538е – шәһәрдән, 367се районнан булган. 522 кешене госпитализацияләгәннәр: 347се – шәһәрдән, 175е – районнан.

Татарстан урамында күршесе кыйнаган 52 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматологиягә китергәннәр.

М.Красная урамында билгесез затлар 40 яшьлек хатын-кызның күзенә «перцовый баллончик»тан сиптергән. Күзләре пешкән зыян күрүчене медиклар хастаханәгә алып килгән.

Васильевоның Ленин урамында – 3 яшьлек баланы, Зур Ключи авылында 13 яшьлек малайны эт тешләгән. Аларны медиклар травматология бүлегенә китергән.

Татарстан урамында билгесез затлар кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән, кабыргалары сынган 39 яшьлек иргә дә медик­лар ярдәме таләп ителгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»


Нет комментариев