***
Шаһитлар сүзләренчә, Васильево бистәсендә биш яшьлек кыз-бала яңа туган нарасыйны дүртенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан. Сабый һәлак булган./Mash Iptash
Калган нечкәлекләр ачыклана.
Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев:
- Бүген Васильево бистәсендә күпкатлы йорт фатирының тәрәзәсеннән егылу нәтиҗәсендә бала һәлак булган.
Хәзер вәзгыятьне хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә.
Һәлак булган баланың гаиләсенең кайгысын уртаклашам һәм барлык ата-аналарга мөрәҗәгать итәм: игътибарлы булыгыз һәм балаларны өлкәннәр каравыннан башка калдырмагыз!
Нет комментариев